Abaixo está a letra da música Жырлыйм туган якта , artista - Айдар Галимов com tradução
Texto original com tradução
Айдар Галимов
Ничек ташлап китим, ничек ятим итим
Сөн буенда үскән талларны.
Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә-
Ташлап китә алмам аларны.
Китсәм туган яктан — читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.
Елашырлар инде, җырлашырлар инде-
Мин талларга туган диярлек.
Әгәр китсәм алар — өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.
Китсәм туган яктан — читтә бәхет тапмам,
Músicas em diferentes idiomas
Traduções de alta qualidade para todos os idiomas
Encontre os textos que você precisa em segundos