Abaixo está a letra da música Дан , artista - ГЫЙЛЕМ com tradução
Texto original com tradução
ГЫЙЛЕМ
Баш иелә, кәеф төшкән чакта
Таш бәйләгән кебек авырлыктан
Мохтаҗ калуга бары бер адым гына
Тик ач күзеӊне караӊгылыкта калма
Алга кара, якты көн нурына
Үзеӊ генә кертә аласыӊ үзгәреш тормышыӊа
Көтеп утырма, өстеӊә ал җаваплыкны
Берничек ярдәм итми сиӊа ил башлыгы
Югалтма максатыӊны һәм үстер хыялыӊны
Урманнан чыга алмыйсыӊ тапмасаӊ үз юлыӊны
Кечкенә адымнардан башлана олы эшләр
Төбенә җиткермәсәӊ уӊыш сине ташлап китәр
Шикле уйлар туып ята, алар аӊны агулата
Алабута белән тулган буразнаны алып ута
Һәм абынып егылганда, ышанычыӊны югалтма
Бар кеше куйса да нокта, бары торып алга атла
Сугышларда исән калып, авырлыклар аша узып
Гаилә утлары кабызып, атлап барган нигез салып
Әти, әни, бабалардан, күчеп яӊа буыннарга
Нәсел даны һәм дәрманы саклана синеӊ каныӊда
Дан ага синеӊ каныӊда
Тик киртә көтә уеӊда
Йөрәгеӊ дөпе-дөпе кага
Дан ага синеӊ каныӊда
Төрле юллар алда, теләгәнен сайла
Ирешеп кенә булмый, выкыт туза юкка
Берничектә булышмый, якыннар биргән киӊәш
Бик авыр үтеп бара ялкаулык белән көрәш
Юк, эләкмә андый яман җәтмәгә
Гомер иӊ олы бүләк, бирелә ул бер генә
Сизмичә дә каласыӊ, еллар югалып бара
Үкенерлек булмасын, борылып караганда
Дөньда һәр нәрсәнеӊ, бар үз бәясе
Бер кая китеп булмый, бары җавап итәсе
Файдалы һәм намуслы, эз калсын адымыӊнан
Бәхет агачы үсми, зарарлы орлыклардан
Фикерләр арасында адашытыӊ, ялгыштыӊ?
Тыӊлама кеше сүзен бу бит синеӊ тормышыӊ!
Теләкләр кабул ителә, без яшәгән заманда
Ләкин кем соӊ гаепле юк бар әйбер сораганга?
Сугышларда исән калып, авырлыклар аша узып
Гаилә утлары кабызып, атлап барган нигез салып
Әти, әни, бабалардан, күчеп яӊа буыннарга
Нәсел даны һәм дәрманы саклана синеӊ каныӊда
Дан ага синеӊ каныӊда
Тик киртә көтә уеӊда
Йөрәгеӊ дөпе-дөпе кага
Дан ага синеӊ каныӊда
Músicas em diferentes idiomas
Traduções de alta qualidade para todos os idiomas
Encontre os textos que você precisa em segundos