Abaixo está a letra da música Этием , artista - Салават Фатхетдинов com tradução
Texto original com tradução
Салават Фатхетдинов
Туган көн бүләгең, чәчәкләр киптеләр,
Кипсә дә, барыбер - саклыймын.
Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемең ятлыймын.
Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп кочуың сагынам.
Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма дигәндәй назыңнан.
Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми
Үстердең чәчәк күк иркәләп.
Син барда, әтием, күз яшем түкмичә,
Еладым бары тик үпкәләп.
Ә хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен,
Кайтмавың белсәм дә - көтәмен.
Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныннан үтәм мин
Сагынам, этием, чэчемнэн сыйпавын,
Иркэлэп кочуын сагынам.
Кипсэ дэ чэчэклэр, кочаклап сойлэшэм,
Аерма дигэндэй назымнан.
Músicas em diferentes idiomas
Traduções de alta qualidade para todos os idiomas
Encontre os textos que você precisa em segundos