
Abaixo está a letra da música Кайтам эле туган якларыма , artista - Салават Фатхетдинов com tradução
Texto original com tradução
Салават Фатхетдинов
Кайтам әле туган якларыма,
Сызылып алсу таңнар атканда,
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма,
Төнне ярып, кояш батканда,
Ак ефәк шәл булып, тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Músicas em diferentes idiomas
Traduções de alta qualidade para todos os idiomas
Encontre os textos que você precisa em segundos